Добавить компанию
Газета Сиражи сузе
Фотографии
Газета Сиражи сузе: отзывы
Описание организации
«Газета Сиражи сузе» находится в Казани по адресу Казань, Габдуллы Тукая, 57. Заведение находится в районе «Татарская слобода». Сюда можно добраться собственным автомобилем, координаты для поиска на карте 55.7792, 49.1148. Также возможно доехать на метро (ближайшая станция «Площадь Тукая»), от которого до «Газета Сиражи сузе» всего 1000 метров. Заведение оценили 2 посетителя, оставив свои отзывы. На их основе сформирован рейтинг, составляющий 1. Предварительно оценить обстановку можно по 1 фотографии. Это заведение входит в 1 категорию. Получить больше информации можно, воспользовавшись телефоном, сайтом.
У Газета Сиражи сузе адрес и телефон или часы работы компании указаны с ошибкой? Напишите нам!
Релевантные новости
-
Тайну похищенного кубка чемпионата мира раскрыли спустя полвека
…15 тысяч фунтов стерлингов мелкими купюрами и угрожали уничтожить кубок, если об этом узнает пресса или полиция. Для связи предлагалось использовать шифрованные объявления в газете The Evening News.
Мирс рассказал о записке Скотленд-Ярду. Полиция организовала передачу чемодана с деньгами, но мужчина, явившийся за выкупом, что-то заподозрил и попытался…24 мая 2018, 21:26
-
Казахстан повторил фиаско «Почты России»
…неудачный запуск тем, что он был тестовым.
После прибытия официальных лиц состоялся еще один запуск, который завершился успешно. Дрон взлетел, выполнил круг и сбросил посылку с газетами в указанном месте.
Вице-премьер одобрил проект. «Хороший проект, хороший», — сказал он.
В нынешнем году «Казпочта» планирует использовать беспилотники для доставки газет…08 мая 2018, 20:15
-
Самбурская унизила бывшую ведущую «Ревизорро» Елену Летучую
…провалилось с треском и придумала себе диагноз,который запрещал летать в «горячие точки», но позволял летать на модные показы и страну восходящего солнца.Позвонила в известную газету сама и спросила,почему мол не интересуются ее жизнью,а в газете сказали,извините,но вы не интересны,у вас нулевой рейтинг.Телеведущая смекнула,что вылезти из задницы ей…
26 апреля 2018, 15:24
Смотрите также
-
Салон красоты Лак
+78432482422, Меридианная, 10, цокольный этаж
Салоны красоты
-
Агентство недвижимости Ипотекарь, контакты
+78432034368, Аделя Кутуя, 181, 410 офис; 4 этаж
Недвижимость, метро Горки
-
Юридическая компания Адвокат Столицы, адрес
+78432530504, Дзержинского, 5, 106 офис
Центры юридических услуг, Вахитовский район
-
Сауна Кузьмич, телефон
+78432905261, Профессора Мухамедьярова, 31в, автокомплекс Кант
Выбор веников в Московском районе
-
Центр металлокровли
Михаила Миля, 59, 8 офис
Строительство, метро Авиастроительная
-
Агентство недвижимости От и До Недвижимость в Советском районе
+79003225252 +79872611632, Сибирский тракт, 34 к013, 204 офис; 2 этаж
Согласование перепланировок, Советский
Искәндәр абый, дөнья әдәбиятына кереп калырдай, соңгы 20 елда язылган шәп роман бармы безнең? Язылдымы андый әсәр?
— Юк, язылмады. Мин Ркаил Зәйдулладан зур әсәр көтәм. Әмма әле язып яткан «Кол Шәриф» романының өзекләрен укыдым да үзенә: «Бу нәрсә соң, моны сүзлексез аңлап булмый бит», — дидем. Безнең сөйләшү вакытында башка язучылар да бар иде — элитар әдәбият булырга тиеш дигән булдылар. Ләкин әдәбиятның элитарлыгы аның халык аңламаслык телдә язылуы белән бәяләнми. Әдәбиятның элитарлыгы аның тематикасы бөтен дөнья халыкларына якын, аңлаешлы булуына, идея һәм фәлсәфәсенә бәйле дип уйлыйм. Ә безнең Кол Шәриф — милли темабыз, әлегә аны глобаль әйбер итеп бөтен дөньяга тартып чыгарып булмый.
Без Алтын Урда тарихын дөньяга чыгару сәясәте алып барсак, аны танытып булыр иде. Әмма болгарчылыкка кереп киттек. Болгар дәүләтчелеген зур әйбер итеп күрсәтеп, без Алтын Урда чорының саллы, зур тарихыннан баш тартабыз. Без бөтен дөньяга: «Егетләр, Алтын Урданы беләсезме? Безнеке ул! Без бөтен дөньяны кулыбызда тоткан халык!» — дип сөрән салырга тиеш. Ә безнекеләр Мәскәүгә ярарга тырышып: «Сугышчылар булмаганбыз, иген иккәнбез, көтү көткәнбез, монголлар үзләре безне яулап алган», — дип сөйләнеп йөри…
Шулай да, яхшы язучыларыбыз бармы соң?
— Безнең шигъриятебез көчле, шәп шагыйрьләребез бар. Мәсәлән, шул ук Ркаил Зәйдулла, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин… Барысын да санап та бетерерлек түгел. Күпчелек язучылар бакча башындагы тиреслек, агып торган инеш, күрше авыл кызы темасыннан ерак китми. Чөнки шуннан башканы күргәннәре юк. Язучы үзенең биографиясеннән, кайларга баруыннан, нәрсә күргәненнән чыгып яза бит инде.
Әнә, Миргазиян Юныс бөтен диңгезләрне гизде, ул безгә башка дөньяны күрсәтте. Аның язганнары әле дә истән чыкмый. Минем бабай — хатынның әтисе авыл хуҗалыгы ПТУсында гомер буе тракторчылар әзерләгән, укыткан да укыткан. Авылдан беркая чыкмаган. Ул гомере буе армиядә булганын сөйли, бөтен күргәне шушы! Безнең язучыларныкы да шул чама.
Мәзәктәгечә. Чукча язучысы язучылар берлегенә керергә килгән, ди. Язганнарын укып караганнар да, батмый, йомшак икән. «Син Толстой, Достоевский, Гогольләрне укыдыңмы соң? Укы инде шуларны», — дигәч, «Чукча укучы түгел, чукча язучы!» — дигән бу. Безнең язучылар да чукча белән бер. Аларның күпчелеге дөньяда ни барын укып та белми хәтта.
Безнең язучыларның күпчелеге мәзәктәге чукча белән бер, дөньяда ни барын укып та белмиләр хәтта.
Безнең чәчмә әдәбиятыбыз үзебезнең менталитетыбызга яраклы, әмма читкә чыгарып, дөньяга күрсәтерлек түгел әле. Шигъриятебез көчле һәм аны күрсәтеп була. Ләкин күрсәтмибез, СМС-шигырьләр генә язып, шагыйрь булып йөрүчеләрнең пүчтәк кенә шигырьләрен күп телләргә тәрҗемә итәбез. Чөнки дәрәҗәләре, урыннары бар. Аннан инглиз, итальян яки француз аларны укып карый да: «Анаңны себерим, болар да шигырьләр язган булалар инде», — диме?
Без чын шагыйрьләребезне дөньяга чыгарасы урынга, кечкенә генә властька ия булу белән үзебезнең амбицияләребезне күрсәтә башлыйбыз. Кайберәүләрнең шигырен күрше чуаш халкына да күрсәтерлек түгел, ә алар фәләнчә телләргә тәрҗемә ителгән…
Язучылар берлегенең бүгенге эшеннән канәгатьме сез?
— Ул үз функцияләрен үти, ләкин мин аны бераз башкачарак — милли хәрәкәтнең авангарды итеп күз алдына китерәм. Ул үзенең сәяси сүзен ишетелерлек итеп әйтердәй оешма булырга тиеш. Шул чакта республика өчен дә файдалы, халыкта да абруйлы булыр иде. Үлеп баручы милли хәрәкәт вәкаләтләрен милли хәрәкәт вәкаләтләрен Язучылар һәм Театр әһелләре берлекләре, Диния Нәзарәте үз өстенә алырга тиеш дип саныйм. Әмма әлегә моны күрмим.
15 октябрьдә ярты сәгатькә Хәтер көненә чыкмыйсың икән, «милләтем» дип язган китапларың, гомер буе уйнаган спектакльләрең, сөйләгән вәгазьләрең бер тиенгә дә тормый! Анда артистлар, язучылар, имамнар да чыкса, күпме кеше аларны күрергә килер, хокукларыбызны кысучылар да көчле кавем икәнебезне аңлар, бу бер сәяси “козырь” булыр иде. Бүген иҗади берлекләр юбилейлар үткәрүчеләр һәм үлгәннәрне соңгы юлга озатучылар гына булып калалар.
«Бер утыру — бер гомер”не нигә автобиографик итеп язмадыгыз? Ул тулысынча дөреслеккә туры киләме?
— Төп герое — үзем. Әмма әдәби итеп язганда аны бераз бизәү мөмкинлеге бар. Романның беренче бүлеге бит төрмә хакында, ә төрмә — «гыйффәтле туташлар» мәктәбе түгел. Күп кешенең анда утырганын күрсәтәсе килмәвен үзең үк әйтеп торасың бит. Мөселман календаре чыгаручы Фәния Хуҗахмәт үзенең кибетендә минем китапларны да сата. «Берзаман бер куркыныч кеше килеп керде дә: „Кайда монда минем турында язылган китап?“ — диде. Аның кыяфәтенә карап ук нинди китап турында сүз барганын аңладым, акчасын да алырга онытканмын», — ди бер көнне Фәния абыстай. Бу теманы кешеләренең исеме белән күрсәтергә ярамый.
«Бер утыру — бер гомер» — роман-трилогия. Героем беренче өлештә төрмәдә иде. Хәзер, икенче өлештә сукбай булып йөри, Айсылуы белән очраша алмый. Монда икенче герой пәйда булды — сукбайлыкта йөреп үлгән шагыйрь, күп җырлар авторы Рәсих Шамский. Туганнары, әнисе белән килешеп, мин аны әсәргә үз исеме белән керттем. Соңыннан үз героемны күтәрә башлаячакмын, әмма аның артында төрмә, сукбайлык, ул инде күп принципларыннан ваз кичкән кеше. Кешене артык байлык та, юклык та «подлец”ка әйләндерә. Мин аны өченче өлештә журналистикага кире кайтарам, баетам…
Аннары минем герой властьта булачак, аның прототибы да бар — мин аны госдума депутаты итәм. Аны үз-үзенә кул салыр дип уйлап йөри идем, ләкин арадан беребез вертолеттан егылып үлеп китте, шул миңа романымны ничек дәвам итәргә идея бирде. Аллаһы Тәгаләдән килгән җәза, кешеләрнең күз яшьләре төшми калмый ул.
Элегрәк эстрададан көлеп, кызык язмалар яза идегез. Хәзер андый мәкаләләрегез күренми.
— Мин алардан көлеп туйдым. Аларны 3-4 сәгать карап утырырга сабырлыгым җитми. Бер күч мескен кешеләр белән аралашасым килми. Үземә ошаганракларын редакциягә чакырам. Чын сәнгать була, озаграк вакытлы җырчылар була һәм өч тиенлек башкаручылар була. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин бик үк чын сәнгать түгел, ләкин ул сәхнәдә башкалардан озаграк вакыт яшәячәк. Рөстәм Закиров ничек чыкты, шулай бара да бара — беркайчан начар җыр җырламады, үз тыңлаучысы бар.
Филүс Каһиров та шулай — гомере буе җырлаячак, өч тиенлекләрнеке кебек күп булмаса да, һәрчак үз тамашачысы булачак. Ә килеп чыга бер күч «попугайлар» — ничек килеп чыкканнарын да, сәхнәдән юкка чыкканнарын да күрми каласың…
Ул тутый кошларның исемнәрен дә әйтегез әле.
— Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев… Байтак алар, бүгенге көннең тиз онытылачак йолдызлары.
Әле менә Рузилә Бәдретдинова дигән кыз чыгып килә. Әгәр репертуарын, сәхнә образын дөрес алып бара алса, ул татар эстрадасында Әлфия Авзалова урынын алачак. Мин анда зур потенциал күрәм. Аның берүзе эчендә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи ята кебек.
Әле менә Рузилә Бәдретдинова дигән кыз чыгып килә. Әгәр репертуарын, сәхнә образын дөрес алып бара алса, ул татар эстрадасында Әлфия Авзалова урынын алачак.
Мин үзем генә шулай уйлап йөримме дигән идем, шул ук сүзләрне сәхнәдән Салават та әйтте. Ул кыз быел Салаватның Казан концертларында катнашты. Әлфия апа урынын алырдай шәп җырчы Зәйнәп бар, әмма ул репертуарына талымсыз булды, өч тиенлек җырлар җырлап, «зур җырчы» дәрәҗәсен саклап кала алмады. Гүзәл Уразова, Асылъяр да шулай ук зәвыксыз репертуар корбаннары. Югыйсә, аларның да Әлфия апа урынын дәгъваларлыклары бар иде кебек.
Илһам Шакиров урынын алырдай җырчы бүгенге көндә Филүс Каһиров.
Салаватның үз йөзе бар һәм үз урынында бара да бара. Бүген ул сәхнә культурасын яхшы ук үзләштереп, «профессор Салават Зәкиевич”ка әйләнде, киеме дә, үз-үзен тотышы да үзгәрде — элекке «раздолбай Салават» түгел инде…
Журналистика турында да сөйләшик әле. Хәл иткән проблемаларыгыз күпме сезнең?
— Күп, әмма аларны санап мактанып утыру кирәкме икән соң? Ул эшләр инде узган бит. Бөтен сорап килүчегә дә 100 процент ярдәм итеп бетереп булмый, кайчак эшне кузгатып кына җибәрәсең. Әгъзам Гобәйдуллин Президент Аппараты җитәкчесе булган вакытта безне таныштырдылар да: «Беләм, таныш, укыйбыз», — ди. «Укыгач, нишләп чаралар күрмисез?» — мин әйтәм. «Аның чарасы хәзер үк күрелергә тиеш дип кем әйтә соң? Бер нәрсә дә онытылмый, вакыты җиткәч бөтенесе килеп чыгар, яз син», — диде ул.
Былтыр микән, бер район түрәсенең йортының һәм шундагы хакимият бинасы түбәсенең бер материалдан булуына игътибар иткән идем. Әле бер ел узгач, шушы көннәрдә генә килеп, шул түбәләргә экспертиза уздырып киткәннәр дип ишеттем. Әкрен генә эш бара дигән сүз.
Туфан абый Миңнуллин әйтмешли: «Без һава торышын яхшырта алмыйбыз, әмма без һава торышын боза алабыз». Һава торышын бозу аша дөньяны төзәтәбез дигән сүз. Популярлык сиңа һәм миңа яхшы, ә түрә Фәлән Фәләновичка кирәк түгел. Акча тынычлыкны ярата, алар исемнәренең начар яктан чыкмавын телиләр. Димәк, без аларны артык азып китүдән тыеп торабыз. Бу да зур эш, минемчә.
Журналистика кануннары буенча, без ике якка да сүз бирергә тиеш. Ә сезнең материалларыгызда гел алай түгел…
— Мин ике як белән дә сөйләшәм, запрослар җибәрәм һәм үз нәтиҗәмне ясыйм. Әмма үзем хаклы дип санаган якка гына язмамда урын бирәм. Чөнки кабәхәткә аклану мөмкинлеге бирәсем килми, ул кабәхәт булып калырга тиеш. Ә инде «кануннар» дигән булу — ул дөресен язудан куркуыңны аклау гына. Мин бит язып кына калмыйм, судларга да йөрим, түрәләр кабинетларына да барып керәм һәм хаксызлыкны төзәтергә тырышам. Шуңа күрә, мине бик үк журналист дип тә булмыйдыр. Журналист бит ул яза да бетерә, ә минем язу — әле эшнең башы гына.
Судларыгыз күпме?
— Былтырдан бирле булганы юк әле. Ләкин мин судтан куркып яшәмим. Әле шушы арада булырга тиеш кебек, көтеп утырабыз. Бер үтә кабәхәт адәм үзенең «намусын һәм эшлекле репутациясен» якларга тели дип җиткерделәр. Булмаган әйбернең нәрсәсен якламакчыдыр инде ул…
Сезгә төрле районнардан җирләр тәкъдим итәләр икән. Бу ришвәт формасымы? Аннан сез ул районны язмаска тиеш буласызмы инде?
Аны шуның өчен каныккан районнарның хакимиятләре тәкъдим итәләр дә бит инде. Әгәр син теге-яки бу районда яшисең икән, ул районны ныклап тәнкыйтьли алмыйсың. Чөнки анда яшәгәч, сине йөгәндә тотып тору инструментларын кулланып була, ә хакимияттә алар күп. Мин Биектау районы кешесе, үземнең районымны тәнкыйтьләп язмаска, якташлар мөрәҗәгать итсә, хакимияткә әйтеп кенә хәл итәргә тырышам. Ә ришвәт мәсьәләсенә килсәк, мин теләгән районымда җир алырга хокуклы, тик алганым гына юк. Бүген минем Лаеш районында күп балалы гаиләле буларак алган җирем һәм Биектау районында яшәгән йортым гына бар.
«Биш-алты мең тирәсе укучым бар. Ул аудитория кайда эшләсәм дә миңа ияреп йөри», — дип әйтә идегез. «Сираҗи сүзе”нең тиражы чыннан да шул чама икән. Бүген тиражларны арттырып буламы?
— Тиражым 6-8 мең тирәсе. Җәен кешеләр бакчада эшләгәндә кими, кышын арта — бөтен матбугатта шулай. Хәзерге укучы олырак яшьтә, яшьләр газета бик укымый, авылларда почталар ябыла. Шуңа күрә тиражларны берничек тә арттырып булмый. Тиражны арттыруның бер юлы — кайбер газеталарны кыскарту. Район газеталары кирәк түгел дип саныйм. Кеше аларны укымый, мәҗбүри яздыралар. Аларның бөтен вәкаләтләрен «Ватаным Татарстан”га бирергә кирәк. Хөкүмәтнең, район хакимиятләренең бөтен карарлары шул газетага сыеп бетәргә тиеш.
Шәхси матбугат нинди булырга тиеш?
— Матбугат — ул фикер тудыру урыны. Матбугат акыллы, белемле, файдалы булсын, халыкны өйрәтсен, якласын, шул ук вакытта кызык та булсын. Матбугат түбәндәгеләрнең зарын югарыга, югарыдагыларның сүзен түбәнгә җиткерергә, элемтә ике каналлы булырга тиеш. Югарыдагыларны үзебезнең матбугатны ишетергә өйрәтсәк, бөтен шикаятьләр урында хәл ителер, халык Мәскәүгә зарланмас иде. Бу бит республиканы бизәми.
Иң кызыгы, президент тәнкыйть сорый — безнекеләр арт ялау белән шөгыльләнәләр! Берәр кайчан президентның кемнедер «дөрес язмагансың» дип сүккәнен күргәнең бармы? Вак-төяк чиновниклар эшләмичә утырулары күренмәсен өчен нидер мыгырданырга мөмкин, әлбәттә. Безнекеләр инде аларга карап шыр җибәрәләр, проблема турында бөтенләй язмауны кулай күрәләр…
Әгәр без монда кайбер проблемаларны үзара хәл итмәсәк, ул шикаятьләр Мәскәүгә китеп барачак! Шикаятьләрнең республикадан читкә киткәнен яратмыйм. Үземнең чыгышларымда, язмаларымда да: «Безне монда ишетегез, монда хәл итик, чүп читкә чыкмаска тиеш», — дип гел әйтәм. Әмма югарыдагылар федераль матбугатны гына ишетергә тырышалар. Тегеләр бездә яхшы булсын өчен тырышмыйлар, алар безне пычракка батырырга гына телиләр бит.
Ә мин үз республикамны яратам, үзем яшәгән җирне матур итеп күрергә телим, начарлыкны төзәтергә тырышам. Моны төрлечә кабул итәргә — гел сүгә дияргә була. Ә сүкмичә ничек төзәтәсең? Мин түрәне яхшы эшләгән өчен мактарга тиеш түгел, чөнки ул болай да яхшы эшләү өчен куелган кеше. Ә начар эшләгән өчен аны сүгәргә кирәк! Бюджет акчасы — халык акчасы. Димәк, ул үзенең түгел, безнең тормышны яхшыртырга тиеш!
Ә сүкмичә ничек төзәтәсең? Мин түрәне яхшы эшләгән өчен мактарга тиеш түгел, чөнки ул болай да яхшы эшләү өчен куелган кеше. Ә начар эшләгән өчен аны сүгәргә кирәк!
Күпмедер дәрәҗәдә мин түрәләрнең аз-маз урлаштыруын аңлыйм да кебек. Ул кемнәрнеңдер артын ялый-ялый, тәлинкә тота-тота өскә менә бит. Менә менеп җитте! Нәрсә, ул синең белән минем кебек хезмәт хакы алып яшәр өчен тырыша-тырыша мендемени анда? Юк, дөньяның артына тибеп яшәр өчен менде ул. Әмма дөньяның артына тибеп яшәгәндә халыкның да артына типмәсен, безнең мәнфәгатьне дә кайгыртсын иде.
Кайбер районнарда яхшы главалар да бар. Хәзер барысын да санап тормыйм инде, әмма Мамадыштагы Анатолий Иванов, Азнакайдагы Марсель Шәйдуллин, Арчадагы Илшат Нуриев, Лаештагы Илдус Зарипов — яхшы кешеләр һәм алар белән рәхәтләнеп аралашам. Буада чакта авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровны кешеләр мактыйлар иде… Ул районнардан шикаять язганда да «ярый әле глава тыңлады» дип кыстыралар. Башкалар да шундый булсын иде дип, мин хаталарына бармак төртеп күрсәтәм. Бусын үземнең бурычым дип саныйм һәм шул юлдан тайпылырга уйламыйм.
Бер журналист миннән күптән түгел: «Нинди язмагыз фурор тудырды?» — дип сорады. Беркайчан да фурор тудырыр өчен язмадым. Нәкый Исәнбәт: «Берәүләр мине күрегез дип, икенчеләр сез белегез дип яза», — дигән. Ягъни, «сез белегез» дип язарга кирәк!
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә…
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.
Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.
Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:
— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.
Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.
Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.
Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.
http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html
фото http://playcast.ru
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса